Добавить
Уведомления

Мөселман кешесенең әти-әнисенә карата мөгамәләсе нинди булырга тиеш? | Имамнан сорыйк

Бүгенге чыгарылыштагы сорауларга "Имамнан сорыйк" тапшыруында «Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев җавап бирә. 01:16 Динебездә балалар турында ни әйтелә? 04:06 Танышымның кызы намаз укый, ләкин яулык бәйләми. Мәктәптә аның ике яулык кигән дус кызлары бар. Икесендә дә тәртипсезлекләр күзәтелә дип әйтә. «Яулык киеп, алар кебек буласым килми», - ди икән. Әтисе бу карарны хуплый. Бу мәсьәләдә чишелеш нинди? 10:15 Туганымның баласы бер төркем белән дуслашты. Әти-әнисенә бу иптәшләре бик ошап бетми, алар баланы әлеге төркем белән аралашудан тыярга телиләр. Баланың, аңлашыла ки, әлеге иптәшләре белән алга таба аралашасы килә. Бу мәсьәләне дустанә рәвештә ничек хәл итәргә була? Бала иптәшләре белән вакытны әти-әнисе белән уздыруга караганда күбрәк сарыф итә башласа, аны бу эшеннән туктатыргамы? 13:45 Сыйныфташ дустым шәһәргә киткәннән соң, авылга туган йортына бик сирәк кайта башлады, ә әти-әнисе сагына, көтә. Дустымны ничек туган йортына ешрак кайтырга күндерергә икән? 16:06 Мөселман кешесенең әти-әнисенә карата мөгамәләсе нинди булырга тиеш? 19:40 Ике игезәк бала сүзгә килеп, бер-берсе белән аралашмый башлады. Хәтта «син миңа моннан соң туган түгел» кебек сүзләр дә яңгыраган. Хәзер аралары җайланды бугай инде. Игезәкләр бер-берсен тагын да ныграк сөяргә, туган итәргә тиеш дип кабул итәм. Алар бер күзәнәктән, бер карыннан. Игезәкләр бер-берсенә начар булганын сизәләр дә диләр. Игезәкләргә бер-берсенә ачуланырга, сүзгә килергә ярыймы? Аларга хөкем башкамы, әллә шул укмы? 23:00 Танышларымның да, туганнарымның да балаларын артык иркәләүләренә игътибар итәм. Бер танышым хәтта: «Әти-әнием безнең белән кырысрак булды, ә оныклары белән йомшак хәзер», - дип нәтиҗә ясый. Димәк, безне үстергән «кырыс» буын да хәзер «йомшарган» килеп чыгамы? Баланы «өф-өф» итеп үстерүгә караганда, бераз кырысрак үстерү яхшы түгелме икән? 28:49 Узынган балалар күбәйде кебек. Кайвакыт хәтта киноларда да бу проблеманы күрсәтәләр: бала каршы әйтә, кычкыра, хәтта өйдән чыгып китә... Нигә хәзер балалар узынган рәвештә үсә соң? 35:51 Олырак буыннар белән аралашам. Алар: «Без әти-әнигә каршы әйтү түгел, кырын караш белән күз ташларга да курка идек», - диләр. Хәзерге балалар үзеңне урамга куып чыгармасалар, рәхмәт әйтерсең. Гафу итәрсез, тик дөресе шул бит. Баланың әти-әнисенә каршы торуы, әлеге әхлаксызлык проблемасы ни белән бәйле? ВКонтакте: https://vk.com/dinvm https://vk.com/islam_today_ru https://vk.com/public214387490 Рутуб каналыбыз: https://rutube.ru/channel/38930525/ Телеграм каналыбыз: https://t.me/dvmhuzur

Иконка канала Телеканал ХУЗУР ТВ
1 179 подписчиков
12+
93 просмотра
4 месяца назад

, чтобы оставлять комментарии