Нәрсә ул гаилә бәрәкәте?| Имамнан сорыйк
Бүгенге чыгарылыштагы гаилә темасына багышланган сорауларга "Имамнан сорыйк" тапшыруында «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирә. 01:26 Ни өчен гаиләдә бәрәкәт булырга тиеш? Ә нәрсә ул – бәрәкәт? 08:21 Бар шундый замана тренды: хатын-кыз үзе генә яши, үзе өчен генә бала алып кайта. Ир-ат аңа кирәк түгел. Дин ягыннан без моның дөрес түгеллеген яхшы аңлыйбыз. Бу юлны этник мөселман хатын-кызлары да сайларга мөмкин. Моның асылда дөрес түгеллеген аңлата башласаң, «хәзер һәр кеше үз рәхәте өчен яши» дип җавап кайтарырга мөмкиннәр. Хәзрәт, монда ничек булырга? 16:18 Нәрсә ул – хиҗаб? Аны кию тәртибе нинди? 22:41 Бер гаилә бала тәрбияләгәндә орышырга да, бераз каеш кулланырга да, хәтта җиңелчә сугарга да мөмкин. Икенче гаилә «йомшак» ысулда тәрбияли: сүз әйтү, сабак бирү, аз гына тиргәп алу күзәтелми. Гомумән алганда, тәрбия нәтиҗәсе төрлечә килеп чыга. Асылда гаилә баланы ничек тәрбияләргә тиеш: «йомшак» кынамы, әллә тәрбиядә бераз «катылык» урын алырга тиешме? 30:53 Күп егетләрдән, хәтта әти-әниләреннән ишетәм: танышканда кыз фатирың һәм машинаң бармы дип сорыйлар диләр. Бу мәсьәләгә кагылышлы фикерләре гадәттә шундый була: фатирың һәм машинаң булса – яхшы, ләкин һәрбер гаилә үз байлыкларын өйләнешкәч бергә уртак хезмәт белән табарга тиеш. Хәзрәт, өйләнешкәндә егеткә нинди дә булса байлык, гаилә капиталы туплау мәҗбүриме, әллә бу эш өйләнешкәч бергә башкарылырга тиешме? ВКонтакте: https://vk.com/dinvm https://vk.com/islam_today_ru https://vk.com/public214387490 Рутуб каналыбыз: https://rutube.ru/channel/38930525/ Телеграм каналыбыз: https://t.me/dvmhuzur