Рәфкать Саттаров «Татарстан» хуҗалыгының гына түгел, районның да алдынгы комбайнчысы.
- Ундүрт яшьтән комбайнда инде мин. Башта ярдәмче булып эшләдем. Унсигез тулгач, үзем штурвалга утырдым.
Армиядән соң да хезмәт юлын туган колхозында дәвам итә. Башта иске комбайннарда эшли. 2009 елда үзен өр-яңа «Нива» комбайны бирәләр. Берничә елдан «Дон»га күчә. Үткән ел «РСМ-161» дигән яңа комбайн бирәләр. Бу комбайн районда иң җитештерүчән һәм иң кыйммәтле авыл хуҗалыгы техникасы булып тора.
Норма авылында гомер итүче агач остасы- Госман абый Хәсәншин үзенең эшләре белән танылган оста ул. Борынгы әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен, аларның йорт кирәк-яракларын чәчми-түкми бүгенге көнгәчә саклап килеп, аларны яшь буынга өйрәтеп калдырырга һәм агач эшенең нечкәлекләренә төшендереп, чын оста тәрбияләргә дигән максат белән яши ул Госман абый.
Ул мәктәпләрдә, җәйге ял чараларында мастер-класс һәм тәрбия дәресләрендә дә актив катнаша.
